

4 июльдә Дүртөйле районында “Канатлы ат” фестивале узачак. Ул “Аргамак” ат-спорт комплексына караган сабантуй мәйданында үтәчәк.
Фестиваль программасы бай эчтәлекле. Аның төп бизәге, әлбәттә, ат чабышлары булачак. Шулай ук тройкалар парады, пони узышлары каралган. Ярышлар сәхнә осталарының чыгышлары белән үрелеп барачак.
Моннан тыш, кунаклар милли тирмәләр белән таныша һәм халык уеннарында катнаша ала. Халык кәсепләре буенча осталык дәресләрендә үз сәләтен сынап карау мөмкинлеге дә булачак.
– Бу фестиваль – спорт ярышы гына түгел, ул кешеләрнең бердәмлеге, атларга сөю һәм бай мәдәниятебез бәйрәме дә, – ди “Аргамак” комплексы директоры Илшат Мәхмүтов.
Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, әлеге чара “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты ярдәмендә оештырыла. Исегезгә төшерәбез: бу милли проект инфраструктураны үстерергә, тармак өчен кадрлар әзерләргә, Русия һәм чит илләр буйлап сәяхәтләрне үстерергә ярдәм итә. Туристлар өчен бу – сыйфатлы хезмәт һәм яхшы тәэссоратлар, ә бизнес өчен – дәүләт ярдәме.