

Салават шәһәр дәваханәсендә Халык сәламәтлеге көннәре башланган.
Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Дәвамлы һәм актив тормыш” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.
Аның барышында шәһәр паркында “Табиб белән ял итеп йөрү” акциясе узган. Сәламәтлек үзәге мөдире Регина Габитова җылы һәм дустанә мохиттә саф һавада консультацияләр үткәргән.
Акциядә катнашучыларга чирләрне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше турында сораулар бирү һәм озак елларга активлыкны саклап калу буенча индивидуаль тәкъдимнәр алу мөмкинлеге бирелгән.
– Мондый чаралар халыкта үз сәламәтлеген кайгыртуның мөһимлеге турында мәгълүматны арттыру гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен уңай мотивация тудыру мөмкинлеге дә бирә. Акциянең шәһәр халкында зур кызыксыну уятуына без бик шат, – ди Регина Габитова.