

“Экологик иминлек” милли проекты кысаларында республикада “Кандра-Күл” табигый паркы территориясендә масштаблы экологик акция узды. 100дән артык волонтёрлар “Урман утырт” федераль проекты һәм “Җиңүнең яшел хәтере” программасы кысаларында Себер чыршысының 8000 үсентесен утырту өчен берләштеләр. Чараны “Яшел Башкортстан” оештырды.
Акция БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Махсус сакланылучы табигый территорияләр буенча дирекция, “Кандра-Күл” табигый паркы хакимияте, БРның Урман хуҗалыгы министрлыгы, “ЭКА” төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы ярдәмендә үткәрелде. Проектның генераль партнеры – Greenway Global компаниясе һәм “Яшел юл” фонды.
Акциядә Октябрьский, Туймазы, Уфа шәһәрләре, Кандра, Кандракүл, Николаевка авыллары, шулай ук Бүздәк районы халкы катнашты. Күбесе гаиләләре белән килгән. Барлык волонтерлар өчен кыр кухнясы эшләде: кунакларны карабодай боткасы, тыюлык чәе белән сыйладылар.
– Утыртылган һәр үсенте ул гади агач кына түгел. Ул безнең геройларга рәхмәтебез, батырлыгыбыз турында җанлы хәтер һәм планетабызның киләчәге турында кайгырту символы. Без бергәләп яшәячәк һәм үсәчәк яшел мирас булдырабыз, – дип билгеләде “Кандра-Күл” табигый паркының экологик агарту методисты Ирина Сабирова.
Чыганак: ecology.bashkortostan.ru