Без – лидерлар исәбендә

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Кичә, 7 майда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында катнашты. Утырышны Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Көн тәртибендә  – “Яшәү өчен Инфраструктура” милли проектын тормышка ашыру, ил субъектларында торак төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерү мәсьәләләре.

Вице-премьер агымдагы икътисади шартларда, социаль әһәмияткә ия бурычларга беренче чиратта игътибар биреп, берләштерелгән бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын дөрес бүлү мөһим, дип билгеләде.

Шулай ук Марат Хөснуллин билгеләп үтүенчә, милли проектлар һәм дәүләт программалары буенча бурычларны үтәүдә иң яхшы нәтиҗәләрне Башкортстан, Бурятия, Чиләбе өлкәсе һәм Чечен Республикасы күрсәтә.

Башкортстан “Яшәү өчен Инфраструктура” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган сигез федераль программада катнаша. Алар буенча бюджет ресурсларының гомуми күләме 2026 елда 14,1 млрд сум тәшкил итәчәк, шуларның 10,9 млрд сумы – федераль акчалар.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас