Милли проектлар
29 Апреля , 05:55

2026 елда 100 километрдан артык туристлык юллары ремонтланачак

Башкортстанда 2026 елда “Яшәү өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында 100 км.дан артык туристик юл ремонтланачак. Бу 2025 елга караганда 25 км.га күбрәк. Эшләр Уфа – Инҗәр – Белорет, Кропачево – Мәсәгуть – Ачит, М-5 “Урал” – Кыргыз-Миякә, Толбазы – Красноусол, Ишембай – Воскресенское – Мәләвез һәм башка юнәлешләрдә алып барылачак. Подряд оешмалары асфальт-бетон өслекне яңартачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар һәм билгеләр куячаклар.

- Эшләр Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөре, Гафури, Ишембай, Мәчетле һәм республиканың башка районнарында үткәреләчәк. Биредә туристлык объектлары, ял итү урыннары урнашкан. Шуңа күрә бу юлларга йөкләнеш шактый югары, – дип сөйләде БРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас