Милли проектлар
24 апрель , 06:25

Реконструкция эшләре дәвам итә

Танып аша күперне төзекләндерү эшләре гөрләп бара.

Реконструкция эшләре дәвам итәРеконструкция эшләре дәвам итә
Реконструкция эшләре дәвам итә

    Озынлыгы 110 метрдан артык булган ясалма корылманы реконструкцияләү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барыла. Эшчеләр хәзер Уфа - Бөре - Яңавыл юлындагы күпер консольләрен бетонлый башладылар.

     Терәкләр өстендә монолит участокларны арматуралыйлар, саклагыч дамба формалаштыру өчен ком-гравий катнашмасы әзерлиләр. Эшләр

график буенча бара.

    Танып елгасы аша күпер республиканың транспорт системасында мөһим роль уйный. Барлык эшләрне 2026 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас