Милли проектлар
1 апрель , 11:18

Кытайларга борчак ашатабыз

Башкортстан Кытайны борчак белән туендыра.

https://102.fsvps.gov.ru/https://102.fsvps.gov.ru/
Фото:https://102.fsvps.gov.ru/

Дүртөйле районыннан авыл хуҗалыгы предприятиесе Кытайга 1017 тонна борчак экспортлаган.

Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе әлеге азык-төлек борчагын тикшергән. Кузаклы культураның сайлап алынган үрнәкләре аккредитацияләнгән лабораториядә барлык кирәкле экспертизаларны узган.

“Энтомологик, гербологик һәм микологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган. Кытайга карантин астындагы продукцияне чыгару өчен 39 фитосанитар сертификат бирелгән”, – дигәннәр күзәтчелек ведомствосында.

Әлеге экспорт ил Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты буенча гамәлгә ашырылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас