Милли проектлар
27 Марта , 09:31

Экскурсия файдалы булды

Чакмагыш районы укучылары Башкортстан аграр-технологик көллиятендә экскурсиядә булдылар.

Экскурсия файдалы булдыЭкскурсия файдалы булды
Экскурсия файдалы булды

Экскурсия «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узды, ул үсеп килүче буынның сәләтләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерүнең нәтиҗәле системасын булдыруга юнәлдерелгән.

   Балалар көллият эшчәнлеге белән таныштылар, остаханәләрдә һәм практик дәресләр уза торган уку кабинетларда булдылар. Тәҗрибәле педагоглар әзерлекнең төп юнәлешләре, студент тормышы һәм сыйныфтан тыш эш турында сөйләделәр. Укучылар кабул итү кагыйдәләре һәм кирәкле белгечлекләр турында белеп кенә калмадылар, практик мастер-классларда да үз көчләрен сынап карадылар.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас