Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 март , 10:44

Илештә дүрт яңа ФАП ачылган

ilesh.bashkortostan.ru
Фото: ilesh.bashkortostan.ru

“Дәвамлы һәм актив тормыш”  милли проекты кысаларында Илеш районында 10 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. 2025 елда Югары Череккүл, Чияле Әтәч, Иске Кыргыз һәм Шәммәт авылларында дүрт яңа ФАП барлыкка килде.

Медпункт биналары барлык кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган. Бина заманча стандартлар һәм таләпләр нигезендә җиһазландырылган. Кабинетларда кирәкле аппаратура урнаштырылган, шул исәптән беренче медицина ярдәме күрсәтү, халыкны иммунизацияләү һәм анализлар алу өчен. Милли проект кысаларында шулай ук Чияле-Әтәч һәм Кужбахты фельдшер-акушерлык пунктлары автомобиль транспорты белән тәэмин ителгән.

"Бу сәламәтлек саклау системасы һәм, беренче чиратта, Илеш районы халкы өчен мөһим вакыйга. Елына берьюлы дүрт яңа ФАП ачылу авыл җирендә беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү буенча җитди эш алып бару турында сөйли", – дип билгеләп үтте Югары Яркәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Айдар Сабитов.

Чыганак: ilesh.bashkortostan.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас