“Гаилә” милли проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” төбәк проекты кысаларында Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылында “Буыннар күпере” төбәкара гаилә традицияләре фестивале узды. Бәйрәм Русия халыклары бердәмлеге елының һәм БРда Зур һәм тату гаилә елының якты вакыйгасына әверелде.
Мәдәниятләрнең күптөрлелеге – уртак байлык икәнен исбатлау өчен, бер мәйданчыкта башкорт, рус, мари, удмурт һәм татар гаиләләре очрашты. Мәдәният йорты фойесында төсле күргәзмә оештырылды. Катнашучылар кулдан эшләнгән уникаль эшләнмәләрне, гаилә истәлекләрен, архив фотоальбомнарын һәм, әлбәттә, традицион милли камыр ризыклары белән юмарт өстәлләрне тәкъдим иттеләр. Спорт өлеше мавыктыргыч эстафета форматында узды. Гаиләләр, борынгы милли уен элементларына нигезләнгән сынаулар узып, җитезлектә һәм координациядә ярыштылар.
Династияләрнең иҗади презентацияләре һәр нәселнең тарихын һәм талантларын ачты. Чыгышларның программасы формаларның байлыгы белән аерылып торды: җанлы башкаруда халык җырлары яңгырады, традицион уен кораллары да булды, ә бию номерлары бөтен залны энергия белән тулыландырды.
"Фестиваль һәр аерым гаилә тарихы аша илебезнең никадәр матур һәм күпкырлы булуын күрсәтте. Без үз тамырларыбызны саклауның һәм гореф-гадәтләрне балаларга тапшыруның мөһимлеген искә төшерергә омтылдык. Безнең көч – бердәмлектә, ә Русиянең матурлыгы — традицияләрнең күптөрлелегендә. Һәр йортта тәртип хөкем сөрсен, ә гаиләләр һәрвакыт нык һәм аерылгысыз булып калсын!" — диде Тәтешле районы мәдәният идарәсенең баш методисты Халидә Ахунова.
Чыганак: tatyshlinski.bashkortostan.ru