Башкортстанда 2025 елда 26 туристик компания Владимир Путин тарафыннан тормышка ашырылган “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты кысаларында дәүләт ярдәме алган. Субсидиянең гомум суммасы 45 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр иттеләр БР Туризм министрлыгында.
Нигездә акчалар туристлык җиһазлары сатып алуга юнәлдерелгән – базаларда прокат пунктлары барлыкка килгән, анда ял итүчеләр чаңгы, чана, тимераяк, тюбинглар, сноубордлар, шулай ук көймәләр, катамараннар, сапбордлар, велосипедлар яки башка кирәк-яраклар ала ала.
Шулай ук субсидияләр ярдәмендә эшкуарлар балалар өчен уен комплексы урнаштырганнар, яңа маршрут эшләгәннәр, пляжны төзекләндергәннәр, ел әйләнәсе бассейн оештырганнар.
Агымдагы елда милли проект гамәлдә булуын дәвам итә, грантлар һәрвакыттагыча, конкурс кысаларында, биреләчәк, дип хәбәр иттеләр туризм министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru