Шушы көннәрдә күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Дүртөйле районы авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан Кытай Халык Республикасына экспортлау өчен әзерләнгән 2 мең тонна азык-төлек борчагын тикшерделәр.
Кузаклы культуралы 76 тимер юл вагонының һәркайсыннан Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә лаборатор тикшеренүләр үткәрү өчен пробалар алынды.
"Хәвефле организмнарның энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалары нәтиҗәләре буенча карантин корткычлары ачыкланмаган. Экспорт продукциясе импортлаучы илнең фитосанитар һәм азык-төлек хәвефсезлеге таләпләренә тулысынча туры килә, – дип ассызыкладылар Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә. — 76 фитосанитар сертификат бирелде".
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин кушуы буенча булдырылган “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” миллли проекты тормышка ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70% проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.
Чыганак: bashinform.ru