Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 гыйнвар , 16:53

План арттырып үтәлгән

Былтыр Башкортстанда “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проектының төп күрсәткече — урман торгызу мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте уңышлы үтәлде. Урман культуралары сезоны йомгаклары буенча урманнарның китү һәм яңадан торгызу балансы 104% тәшкил итте, бу республика өчен билгеләнгән планнан 100% процентка артып китте.

Гомумән әйткәндә, 13,4 мең гектарда киселгән урманнарны искә алганда, 14 мең гектардан артык мәйданда  урманнарны торгызу эшләре башкарылган.  Районнар буенча анализ күрсәтүенчә, урман торгызу эшләренең иң зур күләмнәре югары урман әзерләү районнарында: Зилаер, Учалы, Нуриман һәм Баймак районнарында башкарылган.

– Бу стратегик эшчәнлек урман утыртмаларын торгызуга гына түгел, ә урман ресурсларыннан тотрыклы файдалануны тәэмин итеп, төбәкнең экологик балансын ныгытуга да ярдәм итә, – дип билгеләп үтте БР Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас