Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 декабрь 2025, 14:14

100 миллионнан артык агач утыртылган

Агач үсентеләре "Хәтер бакчасы" һәм "Урманны саклыйк" акцияләре кысаларында  утыртылган.

100 миллионнан артык агач утыртылган
100 миллионнан артык агач утыртылган

Герой-шәһәрләрдә, шулай ук илнең тарихи төбәкләрендә истәлекле аллеялар барлыкка килде.

2025 елда "Хәтер бакчасы" һәм "Урманны саклыйк" акцияләре барышында 1,5 миллионнан артык кеше 100 миллионнан артык яңа агач утырткан. Бу хакта "Хәтер бакчасы"АНО матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Әлбәттә, урманнарны торгызуда волонтерлык проектларының әһәмияте зур. "Урманны саклыйк" һәм "Хәтер бакчасы" масштаблы акцияләре 2025 елда гына да 1,5 миллионнан артык кешене берләштерде. Әлеге чаралар исәбенә Русиядә 100 миллионнан артык яңа агач барлыкка килде", – дип белдерде үзенең юлламасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев.

Аның сүзләренә караганда, урманнарны саклау эше "Экологик иминлек" милли проекты кысаларында алып барыла. 2030 елга кадәр тиешле чараларны гамәлгә ашыруга 70 млрд сумнан артык акча каралган. Акчалар шул исәптән питомниклар төзүгә һәм модернизацияләүгә, урман культураларын карауга, орлык запасын булдыруга, махсус техника сатып алуга юнәлдереләчәк.

Бу ел әһәмиятле булды, чөнки урман утырту Җиңүнең 80 еллыгы юбилей елында һәм Ватанны саклаучылар елында узды, дип өстәде "Хәтер бакчасы" коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Вячеслав Харламов. Герой-шәһәрләрдә, шулай ук илнең тарихи төбәкләрендә истәлекле аллеялар барлыкка килде. "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында 80 илдә агач утыртылды.

"Хәтер бакчасы" акциясендә биш төбәк-лидер булып Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Дагыстан, Красноярск крае, Луганск Халык Республикасы танылды. "Урманны саклыйк" акциясендә илнең иң актив һәм нәтиҗәле төбәкләре бишлегенә Иркутск, Белгород, Кемерово өлкәләре, Алтай крае һәм Калмыкия кергән.

Чыганак: tass.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас