Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 сентябрь 2025, 16:55

Йөрәкне сакларга кирәк!

Республика кардиология үзәге табиблары район поликлиникаларында киңәшмәләр  уздыра.

Йөрәкне сакларга кирәк!
Йөрәкне сакларга кирәк!

Чакмагыш район поликлиникасында  республика кардиология үзәге табиблары катнашлыгында киңәшмә узды. 

Киңәшмә барышында республиканың үзәк медицина округы дәваханәләрендә кан әйләнеше бозылу чирләре  булган авыруларга медицина ярдәмен күрсәтү  эшчәнлеген оештыруга анализ ясадылар.

“Районыбызда  кан әйләнеше системасында авырулары булган пациентларга медицина ярдәмен оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Матди база шактый ныгыды”, – дип билгеләде Лилия Рәсим кызы.

«Үзәк медицина округына караган дәваханәләрдә кан  әйләнеше системасы авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүне анализлау" темасына  доклад белән республика кардиология үзәгенең баш табибы урынбасары Гузәл Миңлегали кызы Гомәрова чыгыш ясады.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев үз чыгышында: “Медицина хезмәткәрләре иңнәрендә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык ята. Бу өлкәдә эшләү югары һөнәри осталык, пациентларга игътибарлы мөнәсәбәт һәм белемне даими камилләштерүне таләп итә”, – диде. Район җитәкчесе бу авыруга каршы көрәштә эшчәнлекне көчәйтергә, авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм дәвалау өчен диспансерлаштыру юнәлешендә  эшчәнлекне ныгытырга кирәклеген белдерде. “Республика Хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән бездә заманча поликлиника, яңа җиһазлар бар, ел саен дәваханәнең автопаркы яңартыла, ФАПлар төзелә. Учреждениеләрдә тәҗрибәле табиблар һәм фельдшерлар эшли. Уртак тырышлык белән "Сәламәтлек саклау" милли проектында билгеләнгән бурычларга ирешербез. Әмма кешеләрнең үзләреннән дә бик күп тора: вакытында медицина тикшерүе узарга, яман  гадәтләрдән баш тартырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырам”, – диде Реканс Фәнил улы.

Киңәшмәдә  видеоконференция  режимында  республика кардиология үзәгенең кабул итү бүлеге кардиологы Алинә Флүр кызы Назарова йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларны диспансер күзәтүе алгоритмы һәм телемедицина консультациясе буенча мастер-класс белән чыгыш ясады.

Шушы ук вакытта район поликлиникасында республика кардиология үзәгенең пациентларны кабул итү бүлеге  табиб-кардиологы Идрис Альберт улы Маннанов район халкын кабул итте.  

Кардиология үзәге шәфкать туташы Алинә Флүр кызы  Назарова методик ярдәм күрсәтү кысаларында Митрә-Әюп һәм Юмаш авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларын карап чыкты.

Әлеге чара районыбызда  «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» төбәк проектын тормышка ашыру һәм бу мәкерле чирдән  үлем очракларын киметү буенча чараларны үтәү максатында  оештырылды.

 

 

Йөрәкне сакларга кирәк!
Йөрәкне сакларга кирәк!
Йөрәкне сакларга кирәк!
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас