ФАПларны ачу тантанасында БР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимулина катнашты. Район хакимияте башлыгы Венер Вахитов билгеләп үткәнчә, медпунктлар заманча таләпләр буенча төзелгән, кирәкле коммуникацияләр һәм пандуслар белән җиһазландырылган. Кабинетларда медицина приборлары урнаштырылган.
"ФАПлар фельдшерларгатагын да сыйфатлырак ярдәм күрсәтергә, ә халыкка – аны максималь уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык итеп алырга мөмкинлек бирәчәк. Республика башлыгы Радий Хәбировка авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдергән проектлар өчен ихлас рәхмәт», — диде Венер Вахитов.
Әлеге фельдшер-акушерлык пунктлары «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында урнаштырылган.
ЧЫГАНАК: БАШИНФОРМ