Республикада 45 кеше Владимир Путин булдырган “Кадрлар” милли проектының “Мобильлек 2.0” программасы ярдәмендә яңа эшкә урнашкан. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.
Программа предприятиеләргә дә, үзләре өчен иң яхшы эш шартларын сайлаган һәм күченергә әзер булган хезмәткәрләргә дә финанс ярдәме күрсәтә. Анда икътисадның өстенлекле тармаклары оешмалары катнаша. Асылы шунда ки, башка төбәктән (муниципалитеттан) килгән һәм эшкә урнашкан, алга таба билгеле бер вакыт эшләгән һәр хезмәткәр өчен эш бирүче субсидия ала, дип билгеләп үтте министр.
Ленара Иванова сүзләренчә, хезмәткәр өчен төп шарт — илнең башка субъектыннан яки районнан/шәһәрдән эшкә урнашу өчен күченү, шул ук вакытта яңа эш урынының элеккеге пропискасыннан ераклыгы кимендә 50 км булырга тиеш. Шулай ук эш эзләүче яки эшсез сыйфатында теркәлгән исәптән төшерелгәннән соң бер айдан да соңга калмыйча хезмәт килешүе төзеп өлгерү шарт.
Түләүләр өчен хисап чорлары – яңа хезмәткәрнең 3, 6, 9 һәм 12 айлык эш вакыты. Түләү эш бирүчедә хезмәт эшчәнлеге факты расланганнан соң гына киләчәк. Түләү күләме хезмәт өчен түләүнең минималь өч күләмен тәшкил итәчәк, алар страховка кертемнәре суммасына һәм район коэффициентына арттырылачак. Башкортстанда ул – 33 599 сум. Субсидия өч айга бер тапкыр бердәм суммада түләнә. Ягъни күченгәннән соң 12 ай эшләгән хезмәткәр өчен эш бирүчегә 403 мең сум керәчәк.
Консультация һәм ярдәм кирәккән очракта теләсә нинди этапта Хезмәт министрлыгының “Работа России” кадрлар үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә була.
Чыганак: bashinform.ru