

"Озын һәм актив тормыш" милли проектына ярашлы үткәрелгән “Русия спорты” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Мәләвезнең өлкән буын вәкилләре Стәрлетамакта БР пенсионерларының X спартакиадасында катнаша.
Пенсионерлар ГТО нормаларын тапшыруга яхшы әзерләнгәннәр. Алар ГТО комплексы мәйданчыгы урнаштырылган “Слава” паркында иртәдән бирле даими тренировкаларга йөрделәр.
– Актив яшәү рәвеше һәр яшьтә дә файдалы, ә 50 яшьтән соң ул аеруча әһәмиятле була. Саф һавада күнегүләр – сәламәтлекне һәм кәефне саклап калуның менә дигән ысулы.
Чыганак: meleuz.bashkortostan.ru