Милли проектлар
7 август 2025, 04:31

Гомер беләзекләре үргәннәр

oktadm.ruoktadm.ru
Фото:oktadm.ru

Октябрьский шәһәрендәге гаилә хезмәте белгечләре 3нче гимназиянең җәйге лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен исән калу беләзекләрен үрү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара Владимир Путин  башлангычы белән булдырылган “Яшьләр һәм балалар” милли проекты бурычларына туры килә.

Яшь октябрьскийлылар үргән беләзекләр сугышчыларга махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәреләчәк. Хәрбиләр аларны кискен хәлләрдә һәм әйберләрне транспортлау өчен куллана алачак. Гимназистлар шулай ук геройларга ярдәм, рәхмәт һәм горурлык сүзләре белән хатлар яздылар.

Мастер-классны оештыручылар яшь буын ягыннан мондый ярдәм сугышчыларга көч бирер һәм аларга барлык сынауларны да җиңәргә, куелган бурычларны уңышлы үтәргә, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтырга ярдәм итәр дип ышаныч белдерделәр. Бу чара тыл һәм фронт арасындагы элемтәне ныгытуда мөһим адым булды, җәмгыятьнең бердәмлеген һәм теләктәшлеген күрсәтте. 

Чыганак: oktadm.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас