Милли проектлар
29 июль 2025, 05:49

Күршебезгә 18,5 тонна күркә ите озаттык

Озатылган экспорт партияләрнең гомум авырлыгы - 234 тонна.

Күршебезгә 18,5 тонна күркә ите озаттыкКүршебезгә 18,5 тонна күркә ите озаттык
Күршебезгә 18,5 тонна күркә ите озаттык
Федераль Ветеринар һәм фитосанитар күзәтү хезмәтенең ("Росельхознадзор") Башкортстан буенча идарәсе 18,5 тонна туңдырылган күркә ярымфабрикатларын тикшергзн. Продукция Мәләвездән Әзербайҗанга экспортка озатыла. Ит продукциясе импортер ил таләпләренә җавап биргән тиешле лаборатор сынауларны үткән. Ит продукциясенең бөтен партияләренә ветеринар сертификатлар бирелгән.  Күркә ите чит илгә автомобиль транспорты белән озатылган.
Быел ел башыннан Мәләвез кошчылык предприятиесе Әзербайҗанга күркә продукциясенең 13 партиясен озаткан. Озатылган экспорт партияләрнең гомум авырлыгы - 234 тонна.
"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе шулай ук Конго Демократик Республикасына озатырга әзерләнгән 27 тонна туңдырылган ярымфабрикатларны тикшергән.
"Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты чикләрендә "Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык" программасы тормышка ашырыла.  Аның максаты - 2030 елга кадәр чимал һәм  энергетик булмаган товарлар экспортының реаль үсешен 2020 елга караганда 70 проценттан да кимрәк булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү.
 
"Башинформ" буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас