

Кыйгы районында “Озайлы һәм актив гомер” милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 4 яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) барлыкка киләчәк. Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.
ФАПларны Сәгыйрь, Абзай, Идрис һәм Асылгуҗа авылларында төзиячәкләр. Эшчеләр инде свайлар урнаштырганнар һәм хәзер модуль конструкцияләрне урнаштырырга керешкәннәр. Яңа ФАПлар барлык заманча таләпләргә һәм стандартларга җавап бирәчәк. Аларның һәркайсының эчендә кабул итү кабинеты, прививка ясату, процедура һәм күзәтү бүлмәләре урнаштырылачак. Шулай ук даруларны саклау өчен махсус бина ясаячаклар.
Чыганак: bashinform.ru