

Бишбүләк районының Ает авылында “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты ярдәмендә яңа ял итү һәм территорияне төзекләндерү зонасы – Яшьләр паркы булдырыла. Бу хакта Башкортстанның ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Әле күптән түгел генә бу җир кишәрлеге чүп үләне баскан гадәти бушлык иде, — дип билгеләп үттеләр министрлыкта. – Төзекләндерү проектында җәяүлеләр юлын, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгын төзекләндерү, кече архитектура формаларын урнаштыру һәм яктырту җайланмасы каралган”.
Бүгенге көнгә эшләрнең төп өлеше инде башкарылган. Аеттагы яңа парк акрынлап популяр гаилә ялы урынына әверелә.
Исегезгә төшерәбез, “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль проекты ярдәмендә республикада ел саен иҗтимагый киңлекләр яңартыла. Быел гына да Башкортстанда шундый 94 территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Яңа тарту нокталарын яңарту һәм төзү шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да алып барыла. Төзекләндерү өчен территорияләрне халык үзләре сайлавы да мөһим.
Чыганак: bashinform.ru