Милли проектлар
24 июнь 2025, 10:23

Туристларны җәлеп итү ни хак?

Очсыз түгел. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Соңгы ике елда Башкортстанда туризм өлкәсен үстерү өчен якынча 3,7 миллиард сум юнәлтелгән, диләр республика хөкүмәтендә муниципалитетлар башлыклары белән атналык киңәшмәдә.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, Башкортстан илнең туристлар өчен кызыклы төбәге булып тора. Соңгы ике елда гына да туристлык өлкәсен үстерү өчен 3,7 миллиард сум тирәсе юнәлтелгән, шуларның 1,5 миллиард сумы – ил җитәкчесе Владимир Путин тарфыннан билгеләнгән “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты буенча федераль бюджеттан.

– Бу эш нәтиҗәсендә төбәктә уңайлы һәм заманча туристлык инфраструктурасы булдырыла. Бүгенге көндә Башкортстанда 600дән артык күмәк урнаштыру чарасы эшли, өстәвенә, узган бишьеллык эчендә номер фонды 800 берәмлеккә артты”, – дип ассызыклады хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас