Милли проектлар
9 июнь 2025, 07:35

Чүп үләннәре белән ничек көрәшәләр?

Тирлән урман хуҗалыгында шушы көннәрдә 25 сутый мәйданда орлык чәчкәннәр, ә хәзер мүлчәләү эшләре үткәрәләр.

Чүп үләннәре белән ничек көрәшәләр?Чүп үләннәре белән ничек көрәшәләр?
Чүп үләннәре белән ничек көрәшәләр?

Тирлән урман хуҗалыгында шушы көннәрдә 25 сутый мәйданда орлык чәчкәннәр, ә хәзер мүлчәләү эшләре үткәрәләр.

   Эшләр Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында алып барыла. Кагыйдә буларак, урманчылар бу максатлар өчен пычкы чүбен кулланалар. Мүлчә туфракта дымны саклый, артык җылынырга яки суынырга ирек бирми, һәм, иң мөһиме — чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми.

   Әмма чүп үләннәрен мүлчә ярдәмендә генә җиңеп булмый, ди белгечләр. "Кызганычка

каршы, чүп үләннәрне кырып бетереп булмый. Алардан бер тапкыр һәм мәңгегә беркем дә котыла алмады. Шуңа күрә без монда булачак утырту материалын утыйбыз. Яшь үсентеләрне чүп үләненнән азат итү бик җентекле эш, ул пөхтәлек һәм сабырлык таләп итә. Әмма нәкъ менә шушы этапта сәламәт чәчкеннәр формалаша, алар киләчәктә урман фондын торгызачак", - дип Тирлән урман хуҗалыгы директоры Владислав Филиппов.

  Фото: БР Урман хуҗалыгы министрлыгы

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас