

“Агростартап” грантына быелгы конкурста 39 яшь фермер җиңүче булды.
Барлыгы 170 гариза бирелгән, аларның чиреге финалга узды, диләр республика Хөкүмәтендә.
Грант суммасы – 1,5 миллионнан 7 миллион сумга кадәр. Дәүләт ярдәменең гомум күләме 175 миллион сум тәшкил итәчәк, бу 2024 ел белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк (149 миллион булган). Төп шарт – фермер чыгымнарның кимендә 10 проценты күләмендә проектны финанслашырга тиеш.
Русиядә 2019 елдан кече бизнеска ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән милли проектлар кысаларында ярдәм күрсәтелә. Алдагы биш елда “Кече һәм урта эшкуарлык” программасы эшләде. Агымдагы елдан башлап бизнесны үстерү бурычларын “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты гамәлгә ашыра.