Милли проектлар
28 Май 2025, 04:17

Күчмә ФАП уңышлы эшли

Яңавыл үзәк район хастаханәсендә күчмә фельдшер-акушерлык пункты үз эшен дәвам итә. Аның бу районның ерак торак пунктларында барлыкка килүе “Озайлы һәм актив тормыш” милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Мобиль ФАП – авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән күчмә фельдшер-акушерлык пункты. Анда барлык кирәкле җиһазлар да бар. Алар арасында — артериаль басымны үлчәү аппаратлары, стетоскоп, портатив электрокардиограф, канда гемоглобин дәрәҗәсен билгеләү өчен анализатор, канда глюкоза концентрациясен үлчәүче, автомат дефибриллятор һәм үпкәләрне кул белән ясалма вентиляцияләү системалары.

2025 ел башыннан күчмә ФАПта Яңавыл районының авылларына 65 тапкыр барып кайтканнар, табиблар 1300дән артык кешегә хезмәт күрсәткән.

"Мобиль фельдшер-акушерлык пункты эше районыбызның сәламәтлек саклау системасының мөһим өлеше булып тора. Аның ярдәмендә без ерак һәм барып җитү катлаулы булган авылларда яшәүчеләргә вакытында медицина ярдәме күрсәтә алабыз", – дип билгеләп үтте Яңавыл үзәк район хастаханәсе баш табибы Тимур Мадьяров. 

Чыганак: bashinform.ru


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас