Милли проектлар
28 Май 2025, 04:29

Финанслау күләме 49 млрд сумнан артачак

Финанслау күләме 49 млрд сумнан артачакФинанслау күләме 49 млрд сумнан артачак
Финанслау күләме 49 млрд сумнан артачак

Башкортстан Хөкүмәте утырышында республикада милли проектларны тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Премьер-министр Андрей Назаров сүзләренчә, 2025 елда илкүләм проектларны финанслау күләме 49 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, шуларның 34,7 млрд сумы – федераль акчалар. Җирле дәрәҗәдә финанслау күләме 8,6 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан 7,3 млрд сум. Төп акчалар “Яшьләр һәм балалар”, “Тормыш өчен инфраструктура” һәм “Гаилә” милли проектларын тормышка ашыруга китәчәк. Нәтиҗәләр мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен, инфраструктура объектларын модернизацияләү, педагогларга ярдәм күрсәтү булачак.

Бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә контрактларга кул кую бара, бу процесс 1 июньгә кадәр тәмамланыр дип көтелә. Шәһәр һәм район хакимиятләренә 164 иҗтимагый территорияне төзекләндерү, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрусия конкурсында җиңгән 7 проектны тормышка ашырырга кирәк. 31 мәктәп бинасына, 2 балалар бакчасына һәм мәдәният өлкәсендәге 4 объектка капиталь ремонт төгәлләнү, 711 гомуми белем бирү оешмасын укыту һәм тәрбия чаралары белән җиһазлау, сыйныф җитәкчелеге өчен мәктәп укытучыларына түләүләр һәм башкалар көтелә. Планлаштырылган чараларны декабрьгә кадәр үтәргә кирәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас