Милли проектлар
15 Май 2025, 05:40

Юллар ремонт сорый

Стәрлетамак-Раевка юлын ремонтлау башланды.

https://transport.bashkortostan.ru/https://transport.bashkortostan.ru/
https://transport.bashkortostan.ru/

Башкортстанда Стәрлетамак-Раевка юлын ремонтлау башланды. Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында алып барыла.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, Стәрлетамак янындагы 2,7 километр озынлыктагы участокта асфальт-бетон өслек яңартылачак, юл кырыйларын ныгытачаклар һәм билгеләр ясаячаклар. Әле монда иске катлам алынган.

– Стәрлетамак-Раевка трассасы – мөһим транспорт артериясе. Бу юл Р-240 Уфа-Оренбург федераль трассасына чыгуны тәэмин итә. Монда трафик тәүлегенә 16 мең автомобильгә кадәр җитә. Транспорт хәрәкәтенә кыенлыклар булдырмау өчен подряд оешмасы юл эшләрен төнлә башкарды, – ди юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

2025 елда Стәрлетамак-Раевка юлының барлыгы 18,5 километрын ремонтлау планлаштырыла. Әлшәй һәм Стәрлетамак районнарындагы дүрт участок нормаларга туры китереләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас