

Уфа урман-техника техникумының укыту-тәҗрибә хуҗалыгы базасында (лимонарий) “В каждом росточке – жизнь, в каждом росточке – Победа” девизы астында “Хәтер бакчасы” экологик акциясе уздырылды. Чара БР Хатын-кызлар берлеге ярдәмендә үтте.
Акциядә БРның танылган хатын-кызлары, урман хуҗалыгы системасы хезмәткәрләре һәм студентлары катнашты. Уртак көч белән алар 80 каштан утырттылар, киләчәктә бу агачларны шәһәрләргә һәм районнарга җәмәгать территорияләрен төзекләндерү өчен җибәрәчәкләр.
- "Хәтер бакчасы" – ул экологик башлангыч кына түгел, ул безне героик үткәннәр белән бәйләүче һәм киләчәкне үстерүгә илһамландыручы буыннар дәвамлылыгы акты. Җиргә кадерләп утыртылган һәр үсенте үз гомере бәрабәренә безгә тынычлык бүләк иткән кешеләрне искә алу, хөрмәт итү вәгъдәсе ул, – дип билгеләп үтте Русия хатын-кызлар берлегенең Башкортстандагы төбәк бүлеге рәисе Рәшидә Солтанова.
- “Хәтер бакчасы" акциясе – төбәкнең урман байлыкларын үрчетү һәм саклау эшенә битараф булмаганнар өчен күптән көтелгән вакыйга. Башкортстан чарада катнашучылар саны буенча берничә тапкыр илнең ТОП-10 субъекты исемлегенә керде. Акциягә җирле халык, волонтерлар, хезмәт коллективлары, мәктәп урманчылыклары һ.б. ярдәм итә, – дип аңлатты урман хуҗалыгы министры урынбасары Альберт Закиров.
Масштаблы экологик-патриотик акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәркем истәлегенә бөтен ил буйлап 27 миллион агач утырту. Акциянең символлыгы – геройлар хөрмәтенә яшел һәйкәлләр барлыкка килү – “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында урман фондын саклау һәм торгызу бурычларын да хәл итә.
Чыганак: forest.bashkortostan.ru