

Мәләвез предприятиесе Конгога 27 тонна туңдырылган күркә ите ярымфабрикатлары экспортлаган, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.
2025 ел башыннан бу Африкага башкорт күркәсенең алтынчы җибәрелүе. Конгода сатылган ит продукциясенең гомумиавырлыгы 162 тонна тәшкил иткән.
Моннан тыш, күркә җитештерү буенча шул ук предприятие шушы көннәрдә үзенең 18,5 тонна туңдырылган ярымфабрикатларын Әзербайҗанга экспортлаган. Ел башыннан Әзербайҗанга туңдырылган күркә итеннән ясалган, гомум авырлыгы 124 тонна булган җиде партия ярымфабрикат озатылган.
Предприятие продукциясе үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы аккредитацияләнгән лабораториядә тиешле лаборатор тикшеренүләр узган. Башкортстан җитештерүчесе продукциясе импортер илләрнең барлык таләпләренә тулысынча туры килә, дип билгеләделәр күзәтчелек ведомствосында.
Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты тормышка ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Радий Хәбировның Телеграм-каналыннан алынган архив фотосы.