Милли проектлар
29 апрель 2025, 03:34

3D-принтерлар белән осталык дәресе

tuimazy.bashkortostan.rutuimazy.bashkortostan.ru
Фото:tuimazy.bashkortostan.ru

Туймазы шәһәренең 1нче санлы интернат-мәктәбендә 8 һәм 9 сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде. Чара 3D-принтерлар – бирелгән параметрлар буенча күләмле модельләр төзергә мөмкинлек бирә торган заманча җайланмалар –  белән эшләүгә багышланган иде. Мәгариф учреждениеләрен алдынгы җиһазлар белән тәэмин итү "Яшьләр һәм балалар" милли проектының максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә, ә укучыларның мондый мастер-классларда катнашуы аларга үз сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирә һәм аларда техник иҗатка кызыксыну уята.

Хезмәт укытучысы 3D-принтерның эш принциплары, аның төп компонентлары һәм мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Аннары укучылар педагог җитәкчелегендә практик өлешкә керештеләр. Башта балалар 3D-модельләр булдыру өчен программаны өйрәнделәр. Укытучы әзер шаблоннарны ничек кулланырга һәм гади инструментлар ярдәмендә үз модельләреңне ничек төзергә икәнен күрсәтте. Шуннан соң балалар үзләренең беренче модельләрен бастыра башладылар. Укытучы җитәкчелегендә алар модельләрне бастырып чыгару процессын күзәттеләр, параметрларны төзәтеп, килеп туган проблемаларны бетерделәр.

- Бик яхшы чара килеп чыкты. Безнең егетләр 3D-принтер белән эшләү нигезләрен өйрәнеп кенә калмадылар, үз идеяләрен тормышка ашыра алдылар, үз модельләрен булдырдылар. Бу алар өчен мавыктыргыч шөгыль генә түгел, техник иҗат өлкәсендә дә кадерле тәҗрибә булды, –  дип сөйләде Туймазы шәһәренең 1нче  санлы мәктәп-интернаты директоры Салават Әхмәтов. 

Чыганак: tuimazy.bashkortostan.ru

 

tuimazy.bashkortostan.ru
Фото:tuimazy.bashkortostan.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас