Милли проектлар
17 апрель 2025, 09:13

Белоруссиягә торма озатабыз

Тонна-тонна тормаларны читкә җибәрәбез. 

https://102.fsvps.gov.ru/https://102.fsvps.gov.ru/
https://102.fsvps.gov.ru/

Әбҗәлил районы аграрийлары Беларуська 66 тонна торма озаткан, дип хәбәр итәләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.

Продукция үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә тикшерелгән. Барысы да яхшы.

“Энтомологик тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча зарарлы карантин организмнар ачыкланмаган, барлык продукция импортер ил таләпләренә туры килә”, – диләр ведомстовда.

Исегезгә төшерәбез,  ил җитәкчесе Владимир Путин раслаган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының максаты – 2030 елга энергетика булмаган чимал товарлары экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас