Республика йортында “Җәмәгать киңлекләре сәгате”ндә уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңгән Башкортстан шәһәрләре һәм районнары проектларының ничек тормышка ашырылачагы турында фикер алыштылар. Аны “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында үткәрәләр.
2023 ел нәтиҗәләре буенча бәйгенең җиңүчеләре булып “Ирекле яр” – Баймакта Салават Юлаев исемендәге паркны төзекләндерү, һәм “Верхотор — театр времен” – Ишембай районында элеккеге бакыр эретү заводы территориясендә иҗтимагый киңлек булдыру проектлары танылды.
Әлеге проектлар буенча эшләр былтыр башланган, ә аларның тәмамлануы 2025 елның 30 октябренә көтелә.
2024 елда җиңгән биш яңа проектны тормышка ашыру башланачак. Әйтик, Бәләбәйдә Новаторлар бульвары барлыкка киләчәк.
Благовещенскида тарихи стильдә “Воскресенские ряды” проекты кысаларында Совет урамының йөзен торгызачаклар.
Нефтекамада Ленин урамындагы аллея һәм Үзәк шәһәр мәйданын “Вакыт күчәре” концепциясе нигезендә төзекләндерәчәкләр.
Салаватта Мостай Кәримнең Башкортстанның халык герое Салават Юлаев турындагы пьесасы буенча әзерләнгән “Чынбарлык аша күргән җиде төш" проекты тормышка ашырыла. Ленин исемендәге мәйдан һәм Дзержинский урамы төзекләндереләчәк.
Учалыда шәһәрнең мәдәният һәм ял паркын яңарту буенча “Урал батыр юлы” проекты старт ала.
Чыганак: bashinform.ru