Милли проектлар
15 апрель 2025, 04:40

Җиңүнең 80 еллыгына геоглиф утыртканнар

tuimazy.bashkortostan.rutuimazy.bashkortostan.ru
Фото:tuimazy.bashkortostan.ru

Туймазы урманчылары “Урманнарны саклау“ федераль проекты кысаларында ил башлыгы Владимир Путин булдырган “Экологик иминлек“ милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган “Хәтер бакчасы“ акциясен хупладылар һәм Ватанны саклаучылар истәлегенә 650 агач утырттылар.

Хәзер Яңа Бишенде авылы янындагы калкулык битен “Җиңү“ сүзе рәвешендәге геоглиф бизәячәк.

Акциядә Туймазы урман хуҗалыгының Бакалы, Чакмагыш, Шаран, Бүздәк һәм Туймазы кишәрлекләре мастерлары, район хакимияте хезмәткәрләре, укытучылар, мәктәп укучылары, якындагы район депутатлары катнашты.

– Без наратларны рәт-рәт итеп тезеп кенә куймадык, ә аларны “Җиңү“  сүзе рәвешендә утырттык — аны биеклектән күрергә мөмкин. Һәр хәрефнең биеклеге — 10 метр, ә агачлар арасындагы ара ярты метр тәшкил иткән. Без бу объектка шефлык итәбез: “хәрефләр“нең үсмәвен һәм пөхтә булып калуын күзәтәчәкбез. Алынмаган үсентеләрне яңаларына алыштырачакбыз, – дип сөйләде Туймазы урман хуҗалыгы юрисконсульты Алсу Нәҗметдинова.

– Утырту өчен без 5-8 яшьлек ныклы наратларны сайладык, үсеп китү яхшырак булсын өчен. Туфрак дымлы булганда, эреми торган карны өстәмә дымландыру сыйфатында файдаланганнар. Калкулыктагы җир кибеп, җилләү белән, монда су сибәбез. Укучылар молодец, технология буенча утыртырга тырыштылар. Зур кимчелекләр күрмәдем, – диде Килеев участогы мастеры Марат Шәйхуллин. 

Чыганак:  tuimazy.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас