Милли проектлар
15 апрель 2025, 05:32

Башкортстан шәһәре туристик кодны булдыруга ярдәм алачак

Башкортстан хөкүмәтеннән.Башкортстан хөкүмәтеннән.
Фото:Башкортстан хөкүмәтеннән.

Стәрлетамакта шәһәр үзәгенең туристик коды булдырылачак. Бу максатларга “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты кысаларында дәүләт ярдәме күрсәтәчәкләр. “Стәрлетамак – креатив шәһәре” проектын финанслау күләме – 100,5 млн сум. Таләп ителгән акчаларның якынча яртысын-49 млн сум, федераль бюджеттан бүлеп бирәчәкләр. Республика бюджетыннан финанслашу 1 млн сум тәшкил итәчәк, тагын 0,5 млн сум җирле бюджеттан бүлеп биреләчәк. Җәлеп ителгән инвестицияләр 50 млн сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Проект туристлык-мәгълүмат үзәге булдыруны, туристлык навигациясе билгеләрен урнаштыруны, күзәтү мәйданчыкларын җиһазлауны, биналарны яктыртуны, вакыйгалар һәм ярминкәләр зоналарын, сувенирлар сату нокталарын, кафеларны һ.б. булдыруны күздә тота. болар барысы да туристларны җәлеп итүгә ярдәм итәчәк һәм җирле эшкуарлыкны үстерүгә этәргеч бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда туристлык үзәген төзекләндерүгә Бөре ярдәм алды. Моның өчен федераль бюджеттан шәһәргә 19,6 млн сум, республика һәм җирле бюджетлардан 0,4 млн һәм 0,2 млн сум акча бүлеп бирелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас