“Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында Тәтешле районы Әрибаш авылы мәктәбенең өлкән һәм кече сыйныф укучылары 27 мартта Югары Тәтешле авылының 2нче мәктәбе нигезендә үткәрелгән “Зарница 2.0” бөтенрусия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабында катнаштылар.
Быел “Зарница 2.0” Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Отрядлар стройга әзерлек, Ватан тарихын белү, гомумхәрби грамоталылык, беренче ярдәм күрсәтү буенча ярыштылар. Уенның һәр этабында хөкемдарлар аерым бер санда очко билгеләделәр.
" Зарница 2.0."дә катнашучылар үзләренең команда эшләрен һәм тиз һәм төгәл карар кабул итә белүләрен күрсәтте.
Ярышларда катнашучылар барлык этапларны да бик теләп һәм дәртләнеп үттеләр, җитезлек, көч, кыюлык күрсәтеп кенә калмыйча, команда рухын да күрсәттеләр. Балалар бердәмлек һәм оешканлык күрсәттеләр, бу аларның уңышлы чыгышларының нигезе булды. “Батырлар” отряды кече яшь категориясендә мактаулы 1 урынны алды. Өлкән яшьтәге "Бөркетләр" отряды “актив катнашкан өчен” дипломы алды.
"Без мондый чаралар яшь яклаучыларыбызда ватанпәрвәрлек хисе һәм үз илебез тарихына хөрмәт уята дип ышанабыз. Барлык катнашучыларны да уенның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!” — диде “Батырлар" отряды остазы Клара Гәрәева.
Чыганак: tatyshlinski.bashkortostan.ru