Милли проектлар
2 апрель 2025, 06:09

Башкортстан предприятиесе Кытайга 56 тонна коры сөт экспортлаган

Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе.Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе.
Фото:Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе.

2025 елның өч аенда Мәләвез предприятиесе Кытайга 56 тонна коры сөт экспортлаган, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.

Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе Мәләвездән Кытайга экспортлау өчен сөт-консерва комбинаты әзерләгән 12 тонна коры сөтне контрольдә тотты.

Импортер ил таләпләре нигезендә РФ Дәүләт чигендә һәм транспортта чи сөт эшкәртү продукциясенең өч партиясе дә тикшерелде һәм рәсмиләштерелде. Лаборатор тикшеренүләр үткәрү өчен өлгеләр Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә алынды.

Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча башкорт коры сөте КХР азык-төлек хәвефсезлеге таләпләренә туры килә, дип белдерделәр күзәтчелек ведомствосында.

Мәләвездән коры сөт җитештерүче экспорт сертификациясе узган һәм “Цербер” федераль дәүләт  мәгълүмати системасының экспортерлар реестрына кертелгән. 2025 ел башыннан әлеге предприятие тарафыннан Кытайга гомуми авырлыгы 56 тонна булган тугыз партия коры сөт экспортланган.

Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшмәкуарлык” милли проекты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал һәм  энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас