Милли проектлар
27 февраль 2025, 20:03

Чакмагышта "Джунгли-парк" ачылган

 “Кече һәм урта эшкуарлык“ федераль проектының “Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад“ милли проекты ярдәмендә Чакмагыш районыннан ирле-хатынлы Лилия һәм Илмир Минһаҗевлар "Джунгли-Парк" балалар күңел ачу үзәген ачып җибәргәннәр. Соңгы елларда балалар вакытларын рәхәтләнеп үткәрә ала торган урыннарга ихтыяҗ арту күзәтелә. Ата-аналар үз балалары өчен ял итүнең хәвефсез һәм кызыклы вариантларын эзлиләр. "Джунгли-парк" ачылышы бу сорауга җавап булды дисәң дә була.

Үзәк балаларның актив һәм иҗади ялын үткәрү өчен барлык кирәкле әйберләргә һәм җиһазларга  ия. Биредә төрле яшьтәге балалар өчен уен зоналары булдырылган. Бу һәр балага күңеленә ятышлы эш табарга, үз күнекмәләрен үстерергә һәм башка балалар белән аралашудан ләззәт алырга мөмкинлек бирә. Иҗат дәресләре бала үсешенең мөһим өлеше булып тора. Үзәктә махсус бүлмәләр бар, анда балалар рәсем төшерә, пластилин белән эшли һәм кул эшләренең башка төрләре белән шөгыльләнә ала. Бу вак моториканы һәм креативлыкны үстерергә ярдәм итә.
"Джунгли-Парк" шулай ук туган көннәр оештыруны тәкъдим итә. Үзәк территориясендә кафе зонасы урнашкан, анда ата-аналар һәм балалар ял итә һәм ашап-эчә ала. Менюда – татлы ризыклар, шикәр мамыгы һәм туңдырма, бу вакыт үткәрүне тагын да күңеллерәк итә. Бәйрәмнәр турында якты истәлекләр булдыру өчен үзәктә аниматор эшли. Ул төрле уеннар һәм конкурслар белән  балаларның күңелләрен ача. Шулай ук иң якты мизгелләрне төшерәчәк фотограф хезмәтләре дә каралган.

Киләчәктә Минһаҗевлар үзәктә тәкъдим ителә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтергә планлаштыралар. Балаларның вакытын тагын да мавыктыргычрак һәм файдалырак итү өчен алар өстәмә чаралар, мастер-класслар һәм күңел ачу программалары оештыру мөмкинлеген карый.

"Джунгли-Парк" балалар күңел ачу үзәген ачу – Минһаҗевларның бизнеста һәм тормыштагы мөһим адымы. 

Чыганак: chekmagush.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас