Милли проектлар
27 гыйнвар 2025, 05:46

Башкортстан көнбагышы Кыргызстанга озатылды

Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы предприятиесе Кыргызстанга 96 тонна көнбагыш орлыгы экспортлаган, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

Орлык пробалары кирәкле лаборатор тикшеренүләр узды. Энтомологик һәм гербологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча май культурасы пробаларында зарарлы карантин организмнар табылмаган. Башкорт көнбагышы импортер илләренең карантин фитосанитар таләпләренә туры килә, дип билгеләделәр күзәтчелек ведомствосында.

Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас