Башкортстанда быел тагын 18 яңартылган кадрлар үзәге ачылачак, дип хәбәр итте үзенең Телеграм-каналында республика җитәкчесе Радий Хәбиров. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Башкортстан илнең 12 төбәге арасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен комплекслы модернизацияләүнең икенче дулкынына эләкте.
"Бу эшне без 2019 елда ук „Демография“ милли проекты буенча башладык — ул вакытта бездә „Работа России“ беренче кадрлар үзәкләре барлыкка килде, алар гадәти мәшгульлек үзәкләреннән бик нык аерыла иде. Биредә яхшы, заманча ремонт, фирма стиле, ә иң мөһиме — халыкны эшкә урнаштыруга аерым караш”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Узган елда төбәктә мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләү эше дәвам итте. Бүгенге көндә республикада 50 яңартылган кадрлар үзәге исәпләнә. Тагын 18ендә эшләр 2025 елда тәмамланачак.
Чыганак: bashinform.ru