Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 ноябрь , 08:20

Максатлары - табышка ирешү

Кошчылык комплексы җитештерүне 25 процентка арттырган.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Мәләвез шәһәрендәге «Союзпромптица» кошчылык комплексы, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты буенча сакчыл технологияләр кертү нәтиҗәсендә, вакуум төргәкләрен җитештерүне 25% ка, 30 тоннадан 40 тоннага кадәр арттырган.

"Без хезмәткәрләрне өйрәттек, төп операцияләрнең хронометражын уздырдык, пилот агымын эшләтеп җибәрдек һәм кирәкле яхшыртулар картасын төзедек. Хәзер компаниягә алынган тәҗрибәне барлык җитештерү процессларына да таратырга туры киләчәк, ә без предприятиенең эшче төркеменә консультация бирүне дәвам итәчәкбез", - дигән эксперт Альберт Кәлимуллин.

Компаниядә билгеләп үтүләренчә, экспертлар белән уртак эш иң яхшы идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, хезмәткәрләрнең ике тәкъдиме инде 1,1 млн сум күләмендә табышка ирешергә мөмкинлек биргән.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: