Яңа ФАП замана таләпләренә һәм стандартларына туры килә. Ул халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы шартларда эшләве өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. ФАПта фельдшер кабинеты, күзәтү, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү бүлмәсе, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар саклау өчен уңайлыклар бар. Өлкән яшьтәгеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен керү юлында пандус бар.
Яңа ФАПның эшли башлавын җирле халык түземсезлек белән көтте. Пациентларны 35 елдан артык медицина өлкәсендә эшләүче фельдшер Гөлнара Камалетдинова кабул итәчәк. Бу ФАПта беренчел медик-санитар ярдәмне Тактагул һәм Кандалакбаш авылларында яшәүчеләр алачак, аларның гомуми саны - 252 кеше, шуларның 38 балалар.
- Яңа ФАПта эшли башлавыма бик шатмын. Пациентларны кабул итү күпкә уңайлырак булачак, чөнки яңа бина барлык санитар-эпидемиологик нормаларга туры килә һәм стандарт буенча җиһазландырылган, - дип белдерде фельдшер Гөлнара Камалетдинова.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.