Кырмыскалы районының Олыкүл авылында мәдәният йорты ачылды. Бинага капиталь ремонт Русия Президенты Владимир Путинның фәрманы нигезендә булдырылган «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында үткәрелгән.
Модернизациядән соң актлар һәм спорт залы яңартылды. Шулай ук бинаның түбәсе, стеналары, сәхнәсе, идәннәре һәм инженерлык челтәрләре ремонтланган. Эшләрнең гомуми бәясе 18 млн.сумнан артык суммага баскан.
Олыкүл авылында 4 меңнән артык кеше яши. 1976 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр мәдәният йорты авылда мәдәни җәлеп итү үзәге булып тора. Мәдәният йортында бию һәм музыка кабинетлары эшли. Биредә 200ләп бала һәм өлкәннәр, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнә. «Батыр» спорт клубы эшли, бинада авыл китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе филиалы да урнашкан.
Олыкүл мәдәният йортының төп бурычлары: балалар һәм яшьләрнең, өлкәннәр аудиториясенең ялын оештыру, үзешчән иҗатны үстерү, милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү. Мәдәният йортында даими рәвештә тантаналы җыелышлар, үзешчән сәнгать смотрлары, күргәзмәләр үткәрелә.
- Мәдәният йортын яңарту районда мәдәният үсешендә мөһим адым булачак. Иҗади берләшмәләрдә һәм түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар һәм яшьләр иҗатка яңа импульс алачак, - диде Олыкүл авылы мәдәният йорты оештыручысы Ләйсән Назыйрова.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: БР Мәдәният министрлыгы.