Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 октябрь , 08:57

Дүртөйледә өлкәннәр өчен ГТО фестивале узды

Дүртөйле шәһәренең «Олимпиец» спорт мәктәбендә 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура - спорт комплексы фестивале үткәрелде. 

Дүртөйледә өлкәннәр өчен ГТО фестивале узды
Дүртөйледә өлкәннәр өчен ГТО фестивале узды

Чара «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектының Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Демография» милли проектының максатларына туры килгән. Анда 50 артык дүртөйлеле катнашкан.

Лаеклы ялда булган кешеләр өчен фестиваль үзләрен күрсәтү һәм балаларга, оныкларга һәм үсеп килүче буынга спортның яшь буенча чикләүләре булмавын исбатлау өчен яхшы мөмкинлек булды. ГТО нормаларын тапшыру өчен гимнастика эскәмиясенә таянып кулларны бөкләү һәм җәю, гимнастика эскәмиясенә басып торган килеш алга авышу, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү һәм 25 метрга йөзү кебек сынаулар каралган иде. ГТО нормативларын уңышлы тапшырган көмеш яшьтәге вәкилләр физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә 10 мең сум күләмендә сертификат ала(скандинавия йөреше, бассейн һәм тренажер залына бару).

«Нинди бәхет — тыныч күк астында яшәү һәм яшәгән һәр көннең кадерен белү. Һәм безнең бурыч — актив озын гомерлелекне озайту. Спорт белән даими шөгыльләнү безгә бу эштә, һичшиксез, ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте район Ветераннар советы рәисе Рамил Ваһапов.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Дүртөйле районы хакимияте.

Дүртөйледә өлкәннәр өчен ГТО фестивале узды
Дүртөйледә өлкәннәр өчен ГТО фестивале узды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: