Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 октябрь , 20:47

Федоровка районында «Кече Ватан буенча» патриотик велоузыш узды

Чара ил Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә булдырылган  «Мәдәният»милли проекты кысаларында оештырылды. 

Федоровка районында «Кече Ватан буенча» патриотик велоузыш узды
Федоровка районында «Кече Ватан буенча» патриотик велоузыш узды

Катнашучыларны теркәү һәм җыю Батырово аылы мәдәният йорты базасында узды, анда теләгән һәркем чарага кушылырга мөмкинлек алды. Велоузышта яшьләр һәм укучылар катнашты. Катнашучылар арасында шулай ук 80 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар иде, ә иң өлкәненә 88 яшь икәнлеге ачыкланды. Чара башланыр алдыннан барлык катнашучылар велоузыш кагыйдәләре буенча инструктаж үттеләр, бу куркынычсызлыкны тәэмин итүнең һәм чараны нәтиҗәле оештыруның мөһим аспекты булып тора.

Велосипедчылар бердәм темпта маршрут буйлап киттеләр, авыл урамнары буйлап уздылар. Велоузыш Батырово авылы мәдәният йорты мәйданында тәмамланды, анда аларны самавырдан кайнар чәй дә көтә иде. 

"Велоузыш вакытында без туган як табигатенең никадәр матур булуын һәм аны саклауның мөһимлегенә тагы бер кат инандык",— диде акциядә катнашучы Дамира Хәмитова.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Федоровка районы хакимияте.

Федоровка районында «Кече Ватан буенча» патриотик велоузыш узды
Федоровка районында «Кече Ватан буенча» патриотик велоузыш узды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: