"Сәламәтлек саклау" милли проектның "Сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә бердәм санлы контурны булдыру" төбәк программасын тормышка ашыру чикләрендә Октябрьский шәһәренең 1 санлы дәваханәсенә амбулатор звено персоналы кабинетларын баету җәһәтеннән автоматлаштырылган 6 яңа эш урыны кайтарылган.
Табиб-тарпевт, табиб-невролог, табиб-рентгенолог һәм ультратавыш диагностикасы эш урыннары яңа компьютерларга баетылган. Заманача технологияләр күп процессларны автоматлаштырырга ярдәм итәчәк, ул исә үз чиратында пациентларның кабул итү вакытын киметүне һәм медицина мәгълүматын алуны җиңелләштерә. Табиблар авыру тарихын, анализлар нәтиҗәләрен һәм башка мәгълүматларны кыска вакыт эчендә ала алачак. Автоматлаштыру кәгазь документациясе күләмен киметергә, вакыт һәм ресурсларны экномияләргә булышачак.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.
Фото: РБК Уфа