Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 октябрь , 09:33

Дәүләкәннең балалар китапханәсендә виртуаль концерт залы ачылды

Бу күңелле яңалык Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган «Мәдәният» милли проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашты.

Дәүләкәннең балалар китапханәсендә виртуаль концерт залы ачылды
Дәүләкәннең балалар китапханәсендә виртуаль концерт залы ачылды

Уникаль мәйданчык югары сыйфатлы аудио һәм видеотрансляцияләр өчен өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән. Китапханәдә концерт, патриотик һәм театаль программалар күрсәтергә планлаштыралар.

"Виртуаль концерт залын ачу — безнең шәһәр өчен зур вакыйга. Хәзер Дәүләкән шәһәре халкы төбәктән читкә чыкмыйча гына атаклы артистларның чыгышларына йөрергә мөмкинлек алачак. Бу күбрәк кешене классик һәм заманча музыкага җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк", — дип билгеләп үтте Дәүләкән районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Виктор Маслов.

Залның ачылу көнендә Мәскәү филармониясенең маэстро - дирижёры Юрий Ситонов җитәкчелегендәге академия симфоник оркестры концерты трансляциясе булды. Ярты гасырдан артык тарихында Мәскәү филармониясенең Академик симфоник оркестры эре залларда һәм абруйлы фестивальләрдә 6 меңнән артык концерт биргән.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Дәүләкәннең балалар китапханәсендә виртуаль концерт залы ачылды
Дәүләкәннең балалар китапханәсендә виртуаль концерт залы ачылды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: