Ул 70 артык кешене җыйды, алар уртак максат – якыннары һәм табигать турында истәлекләрне саклау. Матур районда, Якуп авылыннан ерак түгел, 2 гектар мәйданда ачык һәм ябык тамыр системалы 4 мең нарат үсентесе утыртылды.
Чарада катнашучылар бик теләп бердәм командада эшләделәр. Һәрбер үсенте, киләчәккә өмет һәм буыннар бәйләнешен символлаштырды. Ахырдан катнашучылар чәй эчәргә җыелдылар.
"Агачлар — углеродны төп йотучылар, һәм бу җәһәттән "Урманны саклыйк" акциясе аларның һәрбер Русия субъектында карбон эзен компенсацияләүнең җайга салынган системасында төп драйвер булды. Үткән сезоннарда 6 миллион урман волонтеры илнең 220 миллионнан артык агач утыртты", - дип билгеләп үттеләр акцияне оештыручылар.
"Өмет" өчен Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Караидел районы хакимияте.