Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 октябрь , 10:01

Экологиягә сакчыл караш: Балыклары да, балыклары

Павловка сусаклагычына Шакша күперен капиталь ремонтлау вакытында мөмкин булган зыянны компенсацияләү максатыннан 8000 чөгә маймычын чыгардылар.

Экологиягә сакчыл караш: Балыклары да, балыклары
Экологиягә сакчыл караш: Балыклары да, балыклары

 Шакша бистәсе янында Уфа елгасы аша автомобиль күперенә капиталь ремонт ясау подрядчысы Павловка сусаклагычы акваториясенә 7938 данә яшь чөгә баласы чыгарган. Шулай итеп ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы белән булдырылган «Имин сыйфатлы юллар»милли проекты ярдәмендә яңартыла торган күпер корылмасында төзелеш-монтаж эшләрен үткәргәндә су биоресурслары торышына һәм яшәү тирәлегенә тискәре йогынты ясау мөмкинлеген компенсацияләде.

— Павловск сусаклагычында чөгә балыгы кыйммәтлерәк һәм сирәк очрый торган төр булганлыктан, аларны күбәйтү чараларын нәкъ менә шушы төр балык чыгару юлы белән үткәрүне өстенлекле, дип саныйбыз. Маймычларның авырлыгы 3 грамм һәм алар табигый мохиттә мөстәкыйль яшәргә әзер, — дип ассызыклады Уфа хакимиятенең Юллар төзү, ремонтлау һәм ясалма корылмалар идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Кулешов.

Чыганак: Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте.

Экологиягә сакчыл караш: Балыклары да, балыклары
Экологиягә сакчыл караш: Балыклары да, балыклары
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: