Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 октябрь , 08:49

Шатлыклы вакыйга: Чакмагышта Хезмәт даны скверы ачылды

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын һәм Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чакмагыш авылында Хезмәт даны скверы ачылды.    

Шатлыклы вакыйга: Чакмагышта Хезмәт даны скверы ачылды
Шатлыклы вакыйга: Чакмагышта Хезмәт даны скверы ачылды

Иҗтимагый территория хезмәтсөючән халык һәм аларның данлы казанышлары хөрмәтенә төзелгән. Аның нигезендә – ватанпәрвәрлек һәм хезмәт кешесенә ихтирамлы мөнәсәбәт. Сквер район халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешләре турында сөйли. Бу сугыш һәм хезмәт ветераннарына рәхмәт һәм хөрмәт билгесе.

Реконструкция проекты җәяүлеләр өчен юл салуны, парк яктырткычлары, перголалар, эскәмияләр, урналар урнаштыруны, клумбалар ясауны күз уңында тоткан. Скверның бизәге — светодиодлы фонтан һәм барлык хезмәт ияләренең бердәмлеген символлаштыручы Урак һәм чүкечтән торган арт-объект. «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында территорияне яшелләндерү өчен аллея салдылар –  каштан агачлары утырттылар.

- Ышанам, Хезмәт даны скверы башка парклар белән беррәттән, чакмагышлыларның яраткан һәм популяр урыны булачак. Барысы да объектка сак карарлар һәм аның матурлыгын сакларлар, дип ышанасы килә, – диде Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы.

Шатлыклы вакыйга: Чакмагышта Хезмәт даны скверы ачылды
Шатлыклы вакыйга: Чакмагышта Хезмәт даны скверы ачылды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: